- пәри
- миф. 1. Җеннәрнең матур, гүзәл төрләреннән бер вәкиле пәри кызы 2. Кешене аздырып, ялгыш юлга кертә торган кара көч, җен 3. Җиңелчә әрләү сүзе булып кулланыла яки тиргәү сүзләренә кушып әйтелә 4. с. Берәр нәрсәгә, күренешкә, эшкә чиктән тыш тискәре мөнәсәбәтне белдергәндә кулл. ниндидер пәри музыкасы уйный. ПӘРИ АКБАШЫ – Меңьяфрак, ярмабаш. ПӘРИ АРБАСЫ – Дүңгәләк. ПӘРИ КАКЫСЫ – Каты басуларда бик күп булып үсә торган, кечкенә яфраклы, сары чәчәкле, сабагы төкле озынча үлән. ПӘРИ ҮЛӘНЕ – Хайваннарга ашата торган, кузаклы, тармаклы, икееллык үлән, ак тәкәмөгез; рус. Донник белый
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.